САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Рәфыйга апа гомер бәйрәмен әйбәт хәтер, ачык зиһен белән каршылый

-

Бүген Дүсем авылында туып-үскән, шунда яшәгән, хәзерге вакытта балалары тәрбиясендә гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Шириязданова Рәфыйга Ширияздан кызы 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. 

Рафыйга апа, барлык сугыш чоры балалары кебек, ачлык- ялангачлыкта, кечкенәдән әнисенә ияреп, барлык колхоз эшләрен эшләп үсә. Хезмәт юлын 1947 елда колхозда хисапчы булып башлый, аннан соң 23 ел Ләшәү Тамакта элемтә бүлекчәсе җитәкчесе, саклык кассасында кассир булып хезмәт куя, ветеринария дәваханәсендә эшли һәм лаеклы ялга чыга. Ләшәү Тамак авылы егете Салават абый белән 3 егет һәм 1 кыз үстерәләр. Бүгенге көндә кадерле әни, сөекле дәү әни булып, улы Дамир һәм килене Фәнзия тәрбиясендә Җәлил бистәсендә яши. Зәйтүн улының улы Руслан махсус операциядә катнаша, контракт нигезендә хезмәт итә. 

Рәфыйга апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Россия Федерациясе Владимир Путинның Котлау хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды, матур теләкләрен җиткерде. Район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин да юбилярны күркәм бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, бәхетле картлык теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев