Мияссәрә апаның картаерга вакыты юк +ВИДЕО
102 яшен тутырган Иске Имән авылында яшәүче Мияссәрә апа Шакирова турында еш язабыз.
Андый легендар шәхесләр - районда икәү генә. Өлкәннәр көне уңаеннан, йөзьяшәр әби янында район башлыгы Фәрит Хөснуллин булды, бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.
- Аллага шөкер, әнкәй үз-үзен йөртә, әле авылдашларының хәлен белергә дә барып кайткалый. Авыл җирлеге оештырган бәйрәмгә кереп, җырлап чыкты әле. СөбханАлла, күз тимәсен, - дип сөенә килене Ләйлә апа.
Альбина Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев