САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әминә апа гомер бәйрәмен шигырь белән каршылый

Бүген 14 июль көнне Җәлил поселогында яшәүче Хәйруллина Әминә Гарип кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Әминә апа Иске Минзәләбаш авылында туып-үсә, сигез яшьтән ятим кала, сигез сыйныф тәмамлый. Горький шәһәренә торф чыгарырга бара. Соңрак тегүче һөнәрен үзләштерә. Тормыш иптәше иртә һәлак була, ялгызы өч бала үстерә. Күңелендә йөрткән хисләрен, тормышта күргән кайгы-хәсрәтләрен шигырь юлларына сала.
Әминә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук район халыкны яклау социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Җәлил поселок җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Идиатуллина җиткерделәр.
Әминә апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев