Дамир абыйны котлыйбыз!
Бүген – 5 май көнне районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрь, язучы, галим Дамир абый Гарифуллинның туган көне, аңа 81 яшь тулды.
Дамир абыйны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, бәхетлек картлык, безне киләчәктә дә матур-матур шигырьләре белән сөендереп торуын, иҗат шатлыгы телибез. Янәшәбездә әле тагын бик күп еллар бәрәкәтле матур гомер кичерергә насыйп булсын сиңа, Дамир абый!
Ихтирам белән, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы.
Райондашларга Дамир абыйдан - шигъри тәлгәшләр.
Чишмәләргә төшкән сукмакларда
Яшьлектәге күпме хатирәм.
Мин хәзер дә анда, янәшәмдә
Сине тоеп, таңнар аттырам.
Чишмәләргә төшкән сукмакларым
Чәчәкләргә, гөлгә күмелгән.
Тирәкләрдә сайрап, җырчы кошлар
Каршылавы китми күңелдән.
Чишмәләргә төшкән сукмакларда
Синең эзләреңнән атлыймын.
Сулар челтерәвен гомерем буе
Моңлы бер көй итеп саклыймын.
Чишмәләргә төшкән сукмакларда
Каршыладым ап-ак кышымны.
Ялгыз икәнемне уйлыймын да,
Җуя язып яшим һушымны.
Чишмәләргә төшкән сукмакларда
Һәр адымы саен – сагыш, моң.
Тик һаман да дөнья куам әле,
Куам әле бер дә калышмый.
Яшәүләрдән туя белмәдең, дип,
Әҗәл кайда, кайчан тукмаклар.
Ә хәзергә мине көтеп ала
Чишмәләргә төшкән сукмаклар.
Синең белән шушы сукмакларда
Күпме генә киләп сармадым.
Саплам-саплам итеп мин аларны
Тормыш йомгагыма ялгадым.
Чишмәләргә төшкән сукмакларда
Төшләремдә бергә йөрибез,
Сөю учагына киләбез дә,
Икебез дә янып көйрибез...
Бер үпкәм юк, янып көйри-көйри
Калам икән кара күмергә.
Чишмәләргә төшкән сукмакларны
Онытасым юк инде гомергә.
* * *
Табигатьнең, яшелләнеп,
Яшәреп беткән чагы;
Гөлләрнең, чәчәк атам дип,
Исәреп җиткән чагы.
Җилләрнең көннәр буена
Шаярып туймас чагы,
Яз тудырган матурлыкның
Дөньяга сыймас чагы.
Оя корган бар кошларның
Яшь үрчем көткән чагы;
Каеннар, ширбәт эчертеп,
Исертеп беткән чагы.
Кызлы өйләрдә утларның
Төн буе янган чагы,
Тәрәзә пәрдәләренең
Тартылмый калган чагы.
Пар кочакта мәхәббәтнең
Йокысы качкан чагы,
Һәркемгә сөю дөньясы
Канатын ачкан чагы.
Туташларның, күгәрчендәй,
Түшләре тулы чагы;
Ханымнарның кочаклары
Мунчадан җылы чагы.
Әбиләрнең сула барган
Гөл кебек боек чагы;
Туры чишмә юлларының
Бормалы, кыек чагы.
Яз - ул бар җан иясенең
Былбылдай сайрар чагы;
Кыз - егетне, егет кызны
Мәңгегә сайлар чагы.
Яз - мәгъшукларның чәчләре
Бергә бәйләнгән чагы;
Җирдә яшәүнең тоташтан
Назга әйләнгән чагы...
* * *
Дусларга ихлас сүзем
Сезнең белән күңелемдә йөргән
Хыялларны чынга ашырам,
Йөрәктәге бөтен моң-сагышны
Шигырь итеп сезгә тапшырам.
Кадер-хөрмәтегез гомер буе
Ныклы канат булды иңнәрдә.
Илһам алып сездән яшәгәнгә,
Гел кояшлы булды төннәр дә.
Сезгә гашыйк булып яшәдем мин,
Яшермәдем аны кемнән дә.
Рәхмәт укый идем барчагызга,
Бәхетләрем күренеп килгәндә.
Терәк булмасагыз, яшәү көчен
Алыр идем микән каян, дим.
Сигездәге кебек, сиксәннәрем
Җиткәндә дә сезгә таяндым.
Мин бүген дә сабый бала кебек,
Сезнең янда гел-гел уралам.
Сезнең белән мин бит җир күчәрен
Безгә кирәк якка боралам.
Ашык, йөрәк! Йөзгә җиткәндә дә,
“Әйдә алга!” - диеп дәш әле!
Артык кашык булмыйк беркайчан да,
Мәңгелектә без бик яшь әле.
Безгә түзгән туган җиребезне
Бизәкләргә тиеш әле без.
Ил-бакчада гөлләр үстерергә
Бар бит әле, бар бит хәлебез.
Кайгыларны һаман таратасы,
Җирдән качырасы бар әле;
Ахырына кадәр хыялларны
Чынга ашырасы бар әле...
Бар әле, карале,
Вакыт кына бигрәк тар әле.
* * *
Мәңгелекнең иң-иң гүзәл
Мизгеле безнең заман.
Еллар уза барсалар да,
Яшәртә безне һаман.
Мондый чакта нишләсәм дә –
Җыр язсам да армамдыр.
Мине илһам дөньясында
Үстерүче Сармандыр.
Монда кендек каным тамган,
Тамган маңгай тирем дә.
Монда узган һәрбер көнем
Күңелемнең түрендә.
Сарман мине кеше итте
Кешеләр арасында.
Дәвалады Сарман минем
Йөрәгем ярасын да.
“Мин Сарманны яратам”, - дип
Кайда да әйтә идем.
Кайдан да мин оча-оча
Сарманга кайта идем.
Андый чакта аякларым
Җиргә дә тими иде.
Сезнең янда, сарманлылар,
Кайгылар кими иде.
Олысына, кечесенә
Һәр сүзем сыя иде.
Йөз яшә, дип, әби-бабай
Аркамнан сөя иде.
Гомерем буе мин Сарманны
Яраттым янып-көеп.
Кемдер әйтте: “Тугансың, - дип, -
Бәхет күлмәген киеп”.
Бәхетле мин туганга
Сандугачлар илендә.
...Сандугачтай сайратучы
Сарман гына телемдә,
Сарман гына күңлемдә...
Йолдызларны әйтәм: кышын күктән
Кар бөртеге булып кайталар.
Салкыннардан саклап, җир өстенә
Мамык юрган булып яталар.
Йолдызларны әйтәм: язын күктән
Ак чәчәкләр булып явалар.
Яшьлегенә кайта бар яшәеш,
Бар һавасы тулы дәва бар.
* * *
Йолдызларны әйтәм: җәен, көзен
Җирдән бер дә күзен алмыйлар,
Җеп нурлары белән җиребезне
Галәм киңлегенә ялгыйлар.
Йолдызларны әйтәм: илһам бөркеп,
Тараталар күкнең мең ямен.
Шуңа да бит көн дә арта бара
Матурлыгы фани дөньяның.
Соңгы битен ябып иске елның,
Тәүге битен ачып быелның...
Һәр адымым могҗизалар белән
Тулы булсын иде бу елның.
Җылы сүзләр канатлансын җанда,
Олы эзләр калсын уелып.
Йолдызларны әйтәм: элеккечә
Җир өстенә торсын коелып.
Егетләрчә дәртле хисләр белән
Җырлы тормыш корыйк һаман да.
Кояш көнләп торсын, күкрәкләрдә
Уттан кайнар кояш янганда.
Ап-ак карлар булып йолдыз ява,
Хак язганы килә бу җиргә.
Күпме яшәсәк тә бу дөньяда,
Шат яшисе килә гомергә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев