САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген - районыбызда яшәп иҗат итүче Дамир Гарифуллинның туган көне

Дамир Гарифуллин 1939 елның 5 маенда Татарстан АССРның Сарман районы Яхшыбай авылында унике балалы зур гаиләдә унберенче бала булып туа.

1951-1953 елларда - Иске Кәшер урта мәктәбендә, 1953-1957 елларда - Ключище техникумында, 1963-1969 елларда Казан университетында белем ала. 1958-1961 елларда, чик сакчысы булып, хәрби хезмәтен үти. 1957 елдан башлап, туган районында җир төзүче, күмәк хуҗалык рәисе урынбасары, фирка район оешмасы сәркатибе, инструкторы, бүлек мөдире булып эшли. 1967-1970 елларда «Ленинчы» газетасының (Сарман районы) бүлек мөдире, 1995-1997 елларда «Сарман» газетасы мөхәррире, 1991-1995 елларда «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли.
1962 елдан башлап иҗат белән шөгыльләнә. Робагыйлар, балалар өчен шигырьләр яза. Район авыллары тарихы турында материаллар туплау, шәҗәрәләр төзүдә, археография өлкәсендә зур көч куя. Күп санлы китаплар һәм җырлар авторы. ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Рафаил Төхфәтуллин (1999), Саҗидә Сөләйманова премияләре (2008) лауреаты, РФ Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы.
Дамир абыйны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, иминлек һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез. 
Түбәндә төркемдәшләргә аның берничә шигырен тәкъдим итәбез

* * *
Болыт чыккангамы, чишмә юлын
Урап кайттым ашыга-ашыга.
Шул арада инде, шул арада
Йөрәк тулып, хисләр ташыган.
Хәтер диңгезләрен кичү өчен,
Үткәннәр бер җилкән икән ул.
Канатлану өчен, чишмә юлын
Бер урау да җиткән икән ул.
Үткәннәрем бер дә төс ташламый,
Үзгәрмиләр алар, уңмый да.
Очып кайтам сабый чакларыма,
Матур яшәп шунсыз булмый ла.
Тройкалы атлар белән генә
Узмасам да тормыш юлларын,
Бик кадерле миңа, бик кадерле
Җәяү узган гомер елларым.
Һәр адымым минем, һәр сукмагым
Йөрәгемнән китә башланып.
Ни язса да язмыш, риза булдым,
Йөргәнем юк читкә ташланып.
Типсәм – тимер, бассам бакыр өздем,
Дип мактану миңа хас түгел.
Ак күңелдән ак кәгазьгә төшик,
Җыр-шигырьләр минем аз түгел.
Бар хисемне салдым мин шуларга,
Бар көчемне бирдем аларга.
Җирдә дөнья бүген бетмәгән лә,
Яңгырарлар әле алар да.
Нәрсә кирәк тагын Дамирга,
Нәрсә кирәк тагын шагыйрьгә?
Берәм-берәм түгел, көтү-көтү
Уйлар тула ялгыз башыма.
Азык бирә шулар язарыма,
Карамагыз әле яшемә...

* * *
Киң кырларга чыгып йөрегез сез,
Язның хикмәтләрен күрегез.
Гөлбакчага дөнья әйләнгән ич,
Рәхим итеп шунда керегез.
Чәчәкләрнең иң матурын өзеп,
Сөйгән ярыгызга бирегез.
Иренмәгез әле, чәчәкләрдән
Тәкыялар аңа үрегез.
Бәхет дөньясына алып чыксын
Мәхәббәтле яшьлек эзегез.
Язгы кояш кебек гомер буе
Балкып торыр көләч йөзегез.
Сагынып кайткан кошлар авазыннан
Җырлап торсын әле җаныгыз.
Сөенеп кенә, бергә сөелеп кенә
Сөю утларында яныгыз.
Һәрбер нәрсә җирдә бер-берсенә
Меңләгән җеп белән бәйләнгән.
Язлар сулышыннан, күрәсезме, 
Гөлбакчага дөнья әйләнгән.
Күңелем белән тоям якын күреп,
Елмайганын һәрбер чәчкәнең.
Белеп торам инде Яз сылуым
Юлларыма аны чәчкәнен...

* * *
Дәртле уйлар белән атлаганда,
Дәртле җырлар туа җанымда.
Сандугачлар булып, чыпчыклар да
Сайрашалар минем янымда.
Аллы-гөлле күлмәкләрен киеп,
Тәтәйләнә гөлләр бакчада.
Мине күрү белән, сөенешеп,
Кул болгыйлар кайчан кайтсам да.
Сизеп торам инде мин аларның
Чакыруын әйлән-бәйләнгә.
Салкын көзгә кадәр һәр көнемне
Әйләндерә алар бәйрәмгә.
Шул бәйрәмгә, канатларын җилпеп,
Күбәләкләр килеп җитәләр.
Бәйрәм белән котлап, йомшак җилләр
Аркалардан сөеп үтәләр.
Минем теләк: мондый тамашага
Кушылсын да дөнья, гөрләсен.
Салкын язлар, көзләр куркытмасын,
Йөрәкләрдә утлар дөрләсен.
Бу дөньяга ике килмибез бит,
Шуны кирәк ихлас аңларга.
Дәртле уйлар белән атлаганда,
Дәртле моңнар туа җаннарда.

* * *
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев