САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Зөһрә апаны чәчкәләргә күмделәр + ВИДЕО

Җәлил поселогында яшәүче Ракаева Зөһрә Харрас кызына бүген 90 яшь тулды.

 Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов, “Җәлилнефть” идарәсе җитәкчелеге исеменнән ветераннар Советы рәисе Рафаэль Харисов котладылар, балалары, оныклары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр, чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.

Хезмәт юлын 13 яшендә башлаган Зөһрә апа чирек гасыр гомерен нефть өлкәсендә эшли. Тормыш иптәше - РСФСРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Дан ордены иясе Җәмил абый да (мәрхүмнәрдән булсын) 40 елдан артык нефтьче булып эшли. Алар бергәләп 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Зөһрә апаның 7 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

Альбина Сабирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев