САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Ләшәү кунаклар кабул итә

Районның гүзәл табигатьле почмагына урнашкан Түбән Ләшәү авылының озын гомерлеләре исемлегенә Әхмәтова Мөгелсем Нурмөхәммәт кызы исеме дә өстәлде.

90 яшьлек юбилярны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме hәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, балалары, якыннары да Мөгелсем апага сихәт гомер, куанычлы тормыш теләделәр.

- Улларым бик әйбәтләр, киленнәрем алардан да яхшылар. Кибетләргә дә йөрмим, бар нәрсәне алып кайтып, бөтен эшемне эшләп торалар. Аллаhка шөкер, бик бәхетле яшим мин, - диде Мөгелсем апа.

Алдагы көннәрен дә шулай кадер-хөрмәттә, сәламәтлек белән каршы алырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев