Тамара Харитоновнага 90 яшь тулды
Ләке авылында гомер итүче Архиреева Тамара Харитоновна бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә.
Ветеранны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов, авыл ветераннар советы рәисе Ольга Асанова, мәдәният йорты директоры Римма Антонова, балалары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.
- Балаларым бик тәрбиялиләр, рәхмәт аларга. Дөньялар тыныч булсын да, оныкларыбыз исән-имин кайтсыннар. Мине хөрмәт итеп килүегезгә зур рәхмәт, - диде Тамара Харитоновна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев