Шыгай авылы Мичуринына 90 яшь тулды
Шыгай авылында яшәүче Караметдин Зиатдин улы Гыйльфановка бүген 90 яшь тулды.
Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Караметдин абыйны Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов та тәбрикләде. Авылның ТОС җитәкчесе урынбасары, китапханәче, хат ташучы вазифаларын башкаручы Гүзәл Галиева, балалары, оныклары да ветераннарга тигез тормыш, сихәтлек теләделәр.
Караметдин абый белән Фәния апаның тормыш позицияләре, hәр көннән, hәр мизгелдән матурлык тоеп яшәүләре сокландыра. Алар 9 төрле гәҗит алдыралар, китапханәдә алар укымаган китап калмаган. Укымышлы, тыйнак, гыйлемле булулары белән барлык туганнары, күршеләре арасында да хөрмәт яулап яшиләр алар. Сәламәтлек, тигезлек, бәрәкәтле гомер насыйп булсын үзләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев