Сөлектә тимер туй узды
.
Сөлек авылында яшәүче Нәбил һәм Зәмһәрия Миңниевларның гаилә корып яши башлауларына 65 ел тулды. Тимер туйлары белән ветераннарны Шәрләрәмә авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Сәрия Хәлиуллина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Тату гаиләдә 5 бала тәрбияләгәннәр, әби белән бабай 10 онык, 13 оныкчык өчен сөенеп яшиләр. Балалары әти-әниләренә киләчәктә дә тигез тормыш, сәламәт гомер теләделәр. Без дә юбилярларның кадер-хөрмәттә, куанычлы көннәр кичереп яшәүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев