"Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина Социаль хезмәткәр көне белән ихластан котлый
Хөрмәтле тармак ветераннары, социаль хезмәткәрләр!
8 июньдә без һөнәри бәйрәмебезне – Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәбез. Социаль хезмәткәр көне – кешеләрнең моңзарларын тыңлап, аларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышучылар бәйрәме. Сез башкарган эшнең үтә катлаулы һәм киңкырлы булуы беркемгә дә сер түгел. Җәмгыятьнең социаль яктан югары үсешкә ирешүе, гражданнарның яшәү шартларының сыйфатлы булуы һәм иртәгәге көнгә ышанычы нәкъ менә социаль хезмәткәрләргә дә бәйле. Сез һәркөнне катлаулы тормыш хәлләренә юлыкканнарга – ветераннарга, инвалидларга, күп балалы һәм матди хәле кыен булган гаиләләргә ярдәм кулы сузасыз, кайгыртучанлык күрсәтеп, аларның тормышкөнкүрешләрен беразга булса да җинеләйтергә тырышасыз. Бу хезмәтне башкару шәфкатьлелек, риясызлык сорый, ул – һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше, җан халәте дә.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, бай һөнәри тәҗрибәгә, яңа үрләргә ирешүләрегезне, гаиләләрегезгә бәрәкәт, имин тормыш телим.
Гөлнара Хуҗина, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев