Сарман районы башлыгының Ватанны саклаучылар көне белән котлавы
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Ватанга тугрылык, рух ныклыгы, батырлык үрнәкләрен чагылдыручы бу бәйрәм күптән инде бөтенхалык бәйрәменә әверелде. Без һәрчак аны илебез Хәрби Көчләренең данлыклы җиңүләре белән бәйлибез һәм ихлас горурланабыз.
2026 елны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россиядә халыклар бердәмлеге елы дип, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан иттеләр. Халкыбызның данлы үткәне турындагы истәлекләрне буыннан-буынга тапшыру, батырлар үрнәгендә илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбияләү, ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм итү, каһарманнарыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз.
Бүген Ватанга хезмәт итүнең данлы традицияләрен дәвам итүчеләргә, патриотизм, ант, хәрби бурыч һәм хәрби туганлык кебек төшенчәләрне үз тормышында бар нәрсәдән өстен куючыларга зур хөрмәт һәм дан!
Хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә исән-сау туган якларга җиңеп кайтуларын телим. Батыр уллар үстергән әти-әниләренә, егетләрнең гаиләләренә зур рәхмәтемне җиткерәм.
Бәйрәм белән котлап, барыгызга да – ныклы сәламәтлек, илебезгә тынычлык, иминлек телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев