САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Сабантуй бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! Сезне татар халкының якынлашып килүче милли бәйрәме — Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Сабантуй, ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олуг бәйрәмебез, ата-бабаларыбыз мирасы, халкыбыз хәзинәсе.

Бу бәйрәмдә татарларның рухи байлыгы, күп гасырлы тарихы чагыла. 

Хәзерге Сабантуй — туганлык һәм дуслык символы. Аның халыкчан рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга, ныгытуга хезмәт итә. Бу бәйрәм безне якынайта, татар мәдәниятен дөньяга таныта. Кадерле бәйрәмебезнең, милли чикләрне үтеп, бөтендөнья казанышына әверелүе безнең күңелләребездә горурлык хисе уята.

Сабантуй, беренче чиратта, игенче хезмәтен зурлый. Бәйрәмдә күңелле итеп ял итәр өчен безнең сәбәпләребез күп. Районыбыз игенчеләре язгы чәчү эшләрен оптималь срокларда сыйфатлы итеп башкарды.

Басуларга ашламалар вакытында кертелде. Бүгенге көндә чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре, терлек азыгы әзерләү бара.

Терлекчелек тармагында да эшләр — тиешле югарылыкта. 

2023 ел уңышына нигез салган, көнне төнгә ялгап эшләгән, хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән авыл эшчәннәренең урыны — Сабантуй мәйданы түрендә.

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!

Сезгә нәтиҗәле хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Җиргә салынган орлыклардан мул уңыш үстерүдә, терлекчелектә мул продукция җитештерүдә югары нәтиҗәләр телим.

Кайсы гына өлкәне алсак та, тырышып хезмәт куючы райондашларның матур хезмәт нәтиҗәләре горурланырлык. 

Традиция буларак ел да үткәрелә торган санитар чистарту, яшелләндерү, төзекләндерү икеайлыгында катнаштык. Бар район халкы, бердәм булып, җирле үзидарәләр җитәкчелегендә үзе яшәгән территорияне тәртипкә кертте.

Хөрмәтле райондашлар!

Районыбызның социаль-икътисади үсешенә керткән тырыш хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә. 

Милләтебезнең йөзек кашы, бәйрәмнәрнең бәйрәме булган Сабантуй белән тәбрик итәм. Бу гүзәл бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте өстәсен Якты хисләр калдырсын, киләчәккә өмет һәм ышанычны арттырсын, күңелләрегезне ял иттерсен. 

Сабантуебыз котлы булсын!

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Сабантуй бәйрәме белән котлый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев