САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин сарманлыларга Корбан гаете уңаеннан котлау сүзләрен җиткерә

Корбан гаете белән!


 

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! 
Сезне чын йөрәктән бәрәкәтле изге бәйрәм – Корбан гаете белән тәбрик итәм. 
 Көтеп алынган бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар, Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Һәркем киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен сорый. Шунысы куанычлы - районыбызда да елдан-ел дингә килүчеләр, мәчетләр төзүдә-төзекләндерүдә катнашучылар, корбаннар чалып, якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара. 
 Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яшәгән республикабызда, шулай ук районыбызда Корбан гаете – иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе. Безнең үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәвебез – киләчәктә туган җиребезнең тотрыклы үсешенең нигезе. Хөрмәтле райондашлар! Бу олы бәйрәмебез күңелләребезне изгелеккә юнәлтсен, тирә-якка мәрхәмәт белән карарга ярдәм итсен, һәммәбезгә дәрт-дәрман өстәсен, барлык күркәм эш-гамәлләребездә уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм күңел тынычлыгы насыйп итсен. Барлык райондашларга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев