Сарман муниипаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре белән котлый
Хөрмәтле райондашлар! Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан котлыйм!
Бу бәйрәмнәр үз Ватанын яратучы, халыклар бердәмлеге, гражданнар теләктәшлеге һәм патриотизм идеяләрен, әхлак һәм кешелеклелек, закон һәм гаделлек принципларын үз итүче һәркемне берләштерә.
Татарстан Конституциясе – күпмилләтле халкыбыз сайлап алган сәяси юлны билгеләгән төп канун. Республикабыз Конституциясе кешенең хокукларын һәм ирекләрен беркетте, һәр гражданга үзенең сәләтләрен тормышка ашыру, дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә катнашу өчен реаль мөмкинлекләр бирде. Дәүләтчелекне ныгытуда, татар теленең һәм мәдәниятенең тергезелүендә Конституциянең роле бәяләп бетергесез.
Без Татарстанда – күпмилләтле, имин үсеш юлындагы республикада гомер итәбез. Ил һәм республиканың данлы тарихы белән горурланып, киләчәккә ышаныч белән карап, бердәм халык булып яшибез. Гасырлардан гасырларга күчкән милли-рухи кыйммәтләрне алмашка килүче яшь буыннар да кадерле мирас итеп кабул итсен, һәм алар бөек Ватаныбыз, кадерле республикабызның яңа казанышлары өчен ышанычлы нигез булсын иде.
Тырыш һәм хезмәт сөючән Сарман районы халкының да күпмилләтле Татарстан, Россиянең үсешендә лаеклы өлеше бар.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республика һәм районыбызны үстерү-ныгыту хакына куйган фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек телим.
Фәрит Хөснуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев