САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның Яңа 2026 ел уңаеннан район халкына мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар!

Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Узып баручы ел зур сынаулар елы да, әһәмиятле вакыйгалар елы да булды. Алда торган бурычларны үти алдык, төрле программаларда, милли проектларда катнашып, күп кенә эшләр башкардык. Аларны киләсе елда да дәвам итәчәкбез.
Һәрдаим районыбызга ярдәм күрсәтеп торганнары өчен, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Дәүләт Советына, Хөкүмәтебезгә, Татарстан Республикасы Рәисенең нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдиновка, «Татнефть», «Агрокөч», «Чаллы икмәге» җитәкчеләренә район халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм.
Кайсы өлкәне генә алсак та, ел дәвамында райондашларыбыз тырышып эшләде. Хөрмәтле райондашлар, районыбызны үстерүгә керткән өлешегез, тырыш хезмәтегез өчен, сезгә олы рәхмәтемне юллыйм. Аерым рәхмәт сүзләрем – ветераннарга.
Бүгенге көндә якташларыбыз, махсус хәрби операциядә катнашып, илебез бәйсезлеген саклый. Дөньялар тынычланып, егетләргә исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Аларга, аларның әти-әниләренә, гаиләләренә хөрмәтебезне һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Яу кырында батырларча һәлак булган якташларыбызның якты истәлеге, аларның әти-әниләре, туганнары алдында баш иябез. Егетләребезнең исемнәре районыбыз тарихында, безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Район халкы гуманитар ярдәм җибәрүдә зур бердәмлек күрсәтә. Бу эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елына багышлап, быел районда бик күп төрле чаралар үтте. 2026 ел Республикабыз Рәисе тарафыннан Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Киләсе елда да алда зур планнар, олы эшләр көтә. Сәяси вакыйгаларга килгәндә, сентябрь аенда без Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаячакбыз. Һәрвакыттагыча, бу чарада да һәркем актив катнашыр, дип ышанып калам.
Якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, тынычлык, иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев