САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин сарманлыларга Корбан гаете уңаеннан котлау сүзләрен җиткерә

Хөрмәтле райондашлар!

Бәракәтле Корбан бәйрәме уңаеннан минем йөрәк түреннән чыккан котлауларымны кабул итегез. Кадерле райондашларым, сезне барыгызны да 16 нчы июнь көнне узачак Корбан гаете белән тәбрик итәм. Бу гүзәл көннәрдә без шушы мөбарәк бәйрәмне күңелләребездәге зур рухлану хисләре белән каршылыйбыз.
     Аллаһының рәхмәте, Рәисебезнең хикмәтле сәясәте белән, соңгы елларда халкыбызның рухи тормышына игътибар артканнан-арта бара. Республикабызның шәһәрләре һәм авыллары буйлап гыйбадәтханәләр торгызыла. Кыйбласызлык, азгынлык һәм имансызлык кебек рухи авырулардан тәмам арыган халкыбыз әкренләп иман юлына кайта. Мәчетләрдә яшь буынның күпчелек булуы аеруча сөендерә.
     Аллаһы Үзенең бетмәс байлыкларын, тынычлык, бәхет – сәгадәт, сәламәтлек – иминлекләрен, шулай-ук, туганлык җепләрен һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен һәр гаиләгә һәм бөтен җәмгыятькә иңдерсә иде!    

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев