Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан райондашларга котлау мөрәҗәгате юллады
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм. Конституция Россия Дәүләтенең федератив корылышы нигезләрен ныгытты, аның прогрессив үсешен тәэмин итте.
Гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен терәк булды.
Бу бәйрәм көнне без Татарстан Республикасының Бөек Россия язмышына катнашы булуы белән горурланабыз. Безнең омтылышларыбыз, максатларыбыз уртак.
Милләтебез, динебез, яшәгән җиребез төрле булса да, Төп Законны хөрмәт итү – безнең бурычыбыз. Илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле. Конституция нигезләмәләрен төгәл үтәсәк, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык тоеп яшәсәк, без сынауларның барысын да җиңеп чыгачакбыз.
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә илебез, республикабыз, районыбызны үстерүгә, ныгытуга керткән лаеклы өлешегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. Бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев