САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сар­ман мәгъ­лү­мат-мө­хәр­ри­ят үзә­ге җи­тәк­че­се Татарстан матбугаты көне белән тәбрикли

19 май — Татарстан матбугаты көне. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, коллектив хезмәткәрләрен, хөрмәтле ветераннарыбызны, хәбәрчеләребезне, абунәчеләребезне ихластан тәбрик итәм. Барыбызга да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, иҗат уңышлары телим.

Моннан 90 ел элек май аенда хәзерге “Сарман” газетасының беренче саны дөнья күрә. Ул “Комбайн” исеме астында чыга. 1938 елдан – “Кыр стахановчысы”, 1953 елдан – “Югары уңыш өчнн”, 1963тән – “Ленинчы” буларак нәшер ителә. 1964 елдан ул, дубляж буларак, русча да чыга. 1993 елдан “Сарман” газетасы булып таныла. Нинди генә исемнәр белән аталса да, газета - райондашларга, читтә яшәүче якташларга ил-көн сулышын, район хәбәрләрен тормышчан, халыкчан итеп җиткерүче, хакимият белән халык арасына күпер салучы максатчан басма. Газета татар һәм рус телләрендә атнага бер тапкыр җомга көнне чыга. Басма матбугаттан тыш, яңалыкларны Интернет киңлекләрендә дә укырга мөмкин. Газетабызның sarman-rt.ru сайты, “Сарман: иң яңа хәбәрләр” төркеме, ютуб каналы бар. Одноклассники, телеграм, фейсбук, инстаграм, твиттер, ВКонтакте, Яндекс дзен социаль челтәрләрдә дә теркәлгәнбез. Хәбәрләрне оператив, позитив, креатив рәвештә җиткерү – безнең бурыч. Заманалар алга киткән саен, башка эшләрнең авырлыгын машиналар җилкәсенә күчерәләр, бары тик иҗат кешесенең хезмәте генә шул килеш кала. Язмаларны укучы күңеленә кереп калырлык итәр өчен, аны үз йөрәге аша уздырганнар гына белә. Эшен чын күңелдән яратып башкарган санаулы гына хезмәткәрләрдән торган коллективта бүгенге көндә вакыт белән исәпләшми торган фидакарьләр хезмәт куя. Безнең белән һәрвакыт күңелле! Бездән аерылмагыз, хөрмәтле дуслар!

Ихтирам белән, баш мөхәррир — Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев