САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәлимә апа 90 яшь тулу эстафетасын тапшырды

«Аллаhка шөкер, җирлектә 90-95 яшен тутырганнар күп», - диде Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, авылдашлары - «Хезмәт ветераны», «Ана даны» медале иясе Сәләхетдинова Сәлимә Сәләхетдин кызын олуг юбилее белән тәбрикләргә баргач.

-Эстафетаны әниең Нәсимәгә тапшырам, - диде җор телле ветеран, котлауларга җавап итеп.
5 балага гомер бүләк иткән, бүгенге көндә онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтендә яшәүче юбилярны район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме hәм истәлек бүләкләре тапшырды. "Шәфкать" үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, балалары, туганнары да Сәлимә апага сихәтлек, бәхетле картлык теләделәр. Улы Айдар, килене Гөлшат тәрбиясендә бер йортта гомер итүче ветеранның күңел яктылыгына, тапкырлыгы-зирәклегенә сокланырлык. Алдагы гомере дә шатлык-сөенеч белән узсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев