САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шагыйрә Вәсимә Хәйруллинадан район башлыгына шигъри бүләк

.

Хөрмәтле Фәрит Мөнәвир улы!
Әлеге шигырем Сезгә юбилей бүләге булсын!
Мөнәвир Фатихович килә!
Әй, фермада эш кайный.
Ай буе “салдымда” йөргән
Скотниклар да айный.
Ферма кыра савымчылар,
Ап-ак бозау торагы.
Хисапчылар сыер юа,
Кулда - тимер тарагы.
Үзе түгел, исеме дә
Эшкә кузгата иде,
Үшән ферма мөдирләрен
Капыл уята иде.
Шул атадан туган Фәрит
Ничек җирне сөймәсен?
Белемле дә, һөнәрле дә
Кулы төяр төймәсен.
Йөрәгендә йөгәнле ат
Йөртүче ирләр бар ич,
Шундыйларның берсе -
Фәрит Мөнәвирович.
Туган җиренә хезмәткә
Ташып тора дәрманы,
Төн һәм көнне ялгап эшли,
Күтәрим, дип Сарманны.
Әнкәсе Сөмбел абыстай
Догасын тора юллап.
Фәрит үзе дә үстерә
Тәүфыйклы уңган уллар.
Шушы юбилей көнендә
Бар Сезгә теләгебез:
Куәт белән ташып торсын
Тынгысыз йөрәгегез.
Әнкәгез фатихасында
Бик бәхетле яшәгез.
Сез - аңа һаман да бала,
Олыгайса да яшегез.
Тигезлектә, татулыкта
Илмира белән парлап,
Үтсен сезнең гомерегез
Куаныч-шатлык барлап!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев