РТ Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров район халкын Яңа ел белән котлый
Хөрмәтле Сарман районы халкы!
Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан, барыгызны да кайнар котлыйм. Яңа ел – безгә яхшы кәеф бүләк итүче һәм якты өметләр белән рухландыручы күңелле бәйрәм ул. 2026 ел барыбыз өчен дә уңышлы булсын, барысы да без уйлаганча килеп чыксын. Яңа елда хыялларыгызның тормышка ашуын, катлаулы хәлләрнең уңышлы хәл ителүен телим! Махсус хәрби операциядә катнашучы барлык сарманлыларга, сау-сәламәт булып, Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтырга язсын, гаиләләренә сабырлык, ныклык юлдаш булсын. Өйләрегездә һәрвакыт балаларның шатлыклы тавышлары яңгырап торсын, бәхет һәм иминлек хөкем сөрсен! Теләсә нинди һава шартларында да сезне мәхәббәт һәм якыннарыгызның ягымлы карашы җылытып торсын. Бер-беребезгә сәламәтлек, уңышлар телик! Яңа ел белән, кадерле сарманлылар!
Рияз Комаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев