САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Татарстан Матбугаты көне белән котлый

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, мөхтәрәм ветераннар, хәбәрчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан матбугаты көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Интернет үсеш алган чорда да газета-журналлар, шул исәптән районыбызның “Сарман”, “Новый Сарман” газеталары да актуальлекләрен югалтмыйлар. Үтә дә җаваплы эш башкарып, журналистлар халыкны мәгълүматлы итүдә, рухи яктан баетуда, район хәбәрләрен оператив җиткерүдә, һәр яңалыкның асылына төшенергә зур ярдәм итәләр. Бу, әлбәттә, киңкырлы белем, тормыш тәҗрибәсе, яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалана белү осталыгы таләп итә. Елдан-ел камилләшә барулары газетаның йөзендә, эчтәлегендә дә чагыла.

Районыбыз эшчәнлеген оператив яктыртуга, җитәкчелек белән халык арасында ышанычлы элемтә булдыруга куйган иҗади хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан , ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге һәм яңадан-яңа үрләр, уңышлар телим.

90 еллык тарихы булган “Сарман” газетасы киләчәктә дә һәр йортта көтеп алынган кунак булсын.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев