САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Халыкара Укытучылар көне белән котлавы

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары!

Чын күңелемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Бу олы, күренекле бәйрәм бөтенебез өчен мөһим, чөнки үзебез дә – элекке укучылар, чөнки һәр гаиләдә укучы булган балалар, оныклар бар. Аларның язмышы, белемле киләчәге укытучының ышанычлы кулларында.

Укытучы хезмәте – ул һөнәр генә түгел. Ул югарыдан бирелгән сәләт. Районыбыз мәгариф системасында да бик күп үзенчәлекле, күренекле педагоглар эшли дип ышаныч белән әйтә алам.

Хөрмәтле укытучылар! Укучыларыгыз куңелендә мәктәп еллары турында якты истәлекләр генә калдыра алуыгыз, һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сарман районының мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм.

Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең көндәлек гади булмаган эшегездә укучыларыгызның җиңүләрен күрергә туры килгән көннәрегез күбрәк булсын дип телисем килә. Тормыш сезгә һәм сезнең укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев