САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Россия Федерациясе көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

12 июньдә Россия Федерациясе көне билгеләп үтелә. Һәммәгезне дә әлеге бәйрәм – Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм Ватанын яраткан барлык кешеләр өчен дә кадерле. Россия көне – патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерә. Ул илебездә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, бердәмлеген чагылдыра. Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, без күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез.

Илебез талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халкы белән көчле. Татарстан Республикасы да Россия Федерациясе халыкларының бердәм гаиләсендә ныклы рәвештә үсеш юлыннан бара. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары белән Сарман халкы да илебез үсешенә үз өлешен кертә.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, бәхет, илебезгә тынычлык һәм иминлек телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев