САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!


Сезне Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
“Татнефть” эре проектларны һәм социаль-икътисадый программаларны гамәлгә ашыруда төп роль уйный, алар безнең
республика өчен стратегик әһәмияткә ия.

 Нефть чыгару безнең Сарман муниципаль районында да икътисадның төп тармагы булды һәм шулай булып кала да. Ул үсешнең, халыкның социаль тотрыклылыгының һәм мул тормышының нигезе булып тора. Торак пунктларны, чишмәләрне төзекләндерү, эре объектлар төзү, социаль программаларны тормышка ашыру, күпсанлы хәйрия акцияләрен үткәрү безнең нефтьчеләребез катнашыннан һәм ярдәменнән башка
мөмкин түгел. 

Сарман районының тарихы шушы төбәктә нефть һәм газ чыгару тармагының үсеше белән тыгыз бәйле. Шуңа күрә бу бәйрәм туган ягының иминлеге өчен тырышып хезмәт куйган барлык кешеләрне берләштерә.

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның, Хөкүмәтнең , “ Татнефть” компаниясенең һәм аның генераль директоры Наил Өлфәт улы Магановның бәяләп бетергесез ярдәме белән республика, федераль программалар,халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән милли проектлар тормышка ашырыла, моның өчен без зур рәхмәтле.

 Бәйрәм көнендә райондашларга, кара алтын чыгаручы нефтьчеләребезгә һәм тармак ветераннарына районыбыз, республикабыз үсешенә лаеклы өлеш кертүләре өчен, үземнең ихтирамымны һәм олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Тыгыз хезмәттәшлек традицияләребез яңа уртак эшләребездә дәвам итәр дип ышанып калам. Киләчәктә зур казанышлар, ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев