САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Җирле үзидарә көне белән котлый

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, җирлек депутатларын чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Җирле үзидарә көне белән тәбрик итәм.

Җирле үзидарә органнарына терри-
торияләрнең социаль-икътисади халәтен, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Нәкъ менә шушы өлкә хезмәткәрләре көндәлек тормышта килеп туган проблемаларны чишүдә халыкка якыннан торып ярдәм итә. 
Туган районыбыз һәм район халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, күп еллар тырыш хезмәт куйган өлкә ветераннарына һәм бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үтәүче барлык җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм.
Бәйрәм белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык-иминлек, халкыбызга нәтиҗәле хезмәт итүдә көч-куәт, рух ныклыгы телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев