САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Халыкара балаларны яклау көне белән!

Халыкара балаларны яклау көне белән!

Җәйнең беренче көнендә без гадәттәгечә матур бәйрәм – Балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. 
  Һәрберебез өчен балалар – тормышның дәвамы һәм мәгънәсе, яктылык һәм киләчәккә өмет, киләчәгебезнең гәүдәләнеше. Балаларны бәла–казалардан саклау һәм бәхетле итү – безнең барыбызның да бурычы. 
  Сарман районында талантлы балалар күп: музыкантлар, спортчылар, фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, фестивальләрдә, ярышларда җиңүчеләр. Аларның күбесе район данын республика һәм Бөтенрәсәй ярышларында уңышлы яклап килә. 
  Бу бәйрәм көнендә әтиләре, абыйлары, башка якыннары махсус операциядә илебез иминлеген яклаучы балаларга карата да иң җылы сүзләрне әйтәсе килә. Якыннары еракта булган әлеге балалар әйләнә-тирәдәгеләргә сабырлык һәм ныклык үрнәге күрсәтәләр. 
  Бу бәйрәм көнендә ата-аналарга, әби-бабайларга, педагогларга, балалар һәм оныкларга йөрәк җылысын биргән, аларның киләчәге матур һәм якты булсын өчен тырыш хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. 
  Барлык балаларны бәйрәм белән тәбрик итәм, бәхетле балачак һәм күңел күтәренкелеге телим. Җәй шатлык, кызыклы һәм файдалы яллар алып килсен. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек телим. Бәйрәм белән! 
  Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев