САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ураза гаете белән тәбрик итә

Сезне чын күңелдән барлык мөселман дөньясы өчен бик кадерле булган, иң хөрмәтле, иң олуг бәйрәмнәрнең берсе – изге Ураза гаете белән тәбрик итәм.

Әлеге бәйрәм ислам динен тотучы халыкларның матур сыйфатларын, тарихи традицияләрен һәм милли гореф-гадәтләрен чагылдыра. Элек-электән мөселманнар үзләренең изге теләкләрен, туган якларында тынычлыкка, үз йортындагы тату-
лыкка өметләрен шушы бәйрәм белән бәйләгәннәр.
Мөхтәрәм дин кардәшләр! Районыбызда халыкара һәм конфессияара дуслык традицияләрен ныгытуга, яшь буынга хак тәрбия бирүгә керткән зур өлешегез, мәңгелек кыйммәтләребез – игелек, мәрхәмәт кебек асыл сыйфатларны үзегезнең тормыш рәвешегез белән исбатлап яшәвегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Ураза гаетенең шифалы догалары һәр мөселман кешесенең күңеленә үтеп, тоткан уразаларыбыз кабул булып, биргән 
сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын. 
Рамазан аенда башкарган игелекле гамәлләребез дәвамлы булсын.
Ислам дине – тынычлык дине. Аллаһы Тәгалә, җиребезне сугышлардан арындырып, илебезгә иминлек, тынычлык бирсен. Илебез мәнфәгатьләрен яклап, махсус хәрби операция сафларында авыр хәрби хезмәт йөген иңнәренә алган якташларыбызга исән-имин булып, туган якларга әйләнеп кайтуны насыйп итсен, дип изге теләктә булыйк.
Бу Изге Бәйрәм һәр йортка шатлык, иминлек китерсен. Күңелләргә тынычлык, ышаныч иңсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, мул тормыш телим.
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев