САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Республика көне белән котлый

Барыгызны да чын йөрәктән Татарстанның төп бәйрәме — Республика көне белән тәбрик итәм!

Татарстан — киләчәккә омтылучы республика. Барыбыз да Татарстаныбызның Россиядә иң бай төбәкләрнең берсе булуы, аның данлы тарихы, хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Төрле милләт һәм конфессияләр арасында тынычлык һәм дуслык — Татарстанның иң зур казанышы. Шуңа күрә Республика көне аның барлык күпмилләтле халкының уртак бәйрәме.

Республика уңышлары безнең район тормышында да чагылыш таба.

Республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән торак йортлар, социаль объектлар төзелә һәм ремонтлана, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелә, юллар салына. Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.
Без республикабызның бүгенге җитәкчелеге — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинетына, социаль әһәмияткә ия программаларны тормышка ашырып, тыныч һәм имин республикада яшәү мөмкинлеге өчен зур рәхмәтлебез.

Хөрмәтле райондашлар, сезгә районыбыз, республикабызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

Бәйрәм белән котлап, Татарстаныбызга, районыбызга яңа уңышлар, халкыбызга матур киләчәк телим. Үзебез сау-сәламәт, дөньялар имин булсын.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев