САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык әниләрне Әниләр көне белән тәбрикли

Кадерле әниләр! Сезне чын күңелдән иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне белән котлыйм.

Әни – җир йөзендә иң матур, иң газиз сүз. Шул сүз белән безнең телебез ачыла. Әни – тормышыбызның яме, иң якын кешебез. Ничә генә яшьтә булсак та, киңәш сорап, алар янына киләбез. Чөнки әни йөрәге – иң тугры һәм сизгер йөрәк.
Күрсәткән игелегегез һәм йөрәк җылыгыз, йортыбызның яме һәм тормышыбызның бөтенлеге өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле әниләр. Бары тик сез генә җир йөзен якты, имин һәм мәрхәмәтле итәрдәй көч, мәхәббәт бирә аласыз.
Күп бала тапкан һәм тәрбиягә алган балаларны үстереп, аларга ана назын биргән ханымнар, сугыш елларында газиз ул һәм кызларын яу кырына озаткан, сугыштан соңгы авыр елларда тормыш йөген үз иңнәрендә күтәргән һәм бүген илебезгә янәдән куркыныч янаган көннәрдә балаларын Ватанны сакларга озаткан аналар! Сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм һәм сезнең чиксез сабырлыгыгыз, батырлыгыгызга сокланам.
Бүген сезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр. Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көнегез сөенечле булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә учагы җылысын, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, озын куанычлы гомер кичерүегезне телим.

Фәрит Хөснуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев