Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Автомобильчеләр көне белән котлый
Бүгенге тормышыбызны автомобильдән башка күз алдына да китереп булмый.
Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше дә. Юлдагы иминлек руль артына утырган һәр машина йөртүчегә бәйле. Шуңа алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә. Халык хуҗалыгының һәр өлкәсенең өзлексез һәм ышанычлы эшчәнлеген тәэмин итүдә дә транспортның роле хәлиткеч.
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезнең хезмәтегез – зур җаваплылык, һөнәри осталык, игътибар һәм чыдамлылык таләп итүче җиңел булмаган көндәлек хезмәт. Мин бу тармакта хезмәт куючы һәркемгә үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәт сүзләремне тармак ветераннары исеменә дә җиткерәм. Бәйрәм көнендә һәрберегезгә эшегездә зурдан-зур уңышлар, хәерле, имин юллар телим. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык насыйп булсын!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев