САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары

Чираттагы уку елы да ахырына якынлашты. Ул вакыйгаларга бай булып, уңышлары, җиңүләре һәм сынаулары белән истә калыр. Районыбызның 154 – унберенче, 320 тугызынчы сыйныф укучысы өчен быел соңгы кыңгырау чыңлаячак. Сезнең алда беренче җаваплы адым – үзегезнең һөнәри юлыгызны сайлау тора. Аның уйланылган булуын телибез. Юлыгызда очраган авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез һәм куелган максатыгызга ирешегез. Дәүләт имтиханнарын тапшыруда уңыш юлдаш булсын. Белем баскычларын яуларга ярдәм иткән укытучыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә, белем бирүнең югары дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән горурлана алабыз. Куйган хезмәтегез һәм сабыр, киң күңелле булуыгыз өчен, зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучылар!

Барыгызны да шушы матур, истәлекле, шул ук вакытта бераз моңсу да бәйрәм белән тәбрик итәбез. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Дөньялар имин булсын! Ак юллар сезгә, балалар!

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, профсоюз оешмалары Советы рәисе Илдар Һадиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев