САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Маһира апа 90 яшен билгеләп үтә

.

Әлмәт авылында яшәүче Бәдертдинова Маһира Минһаҗ кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән, истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Әлмәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльмира Гайнетдинова, авыл ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазанов, балалары, туганнары да Маһира апага сихәт гомер, киләчәктә дә кадер-хөрмәт теләделәр. Ветеран өч кыз тәрбияләп үстергән. Алар әниләре янына еш кайталар, хөрмәт күрсәтәләр. Социаль хезмәткәр Резедә Хәйбрахманова һәрдаим Маһира апаның хәлен белешеп, кирәк-яраклар белән тәэмин итеп тора.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев