САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Латыйповларны алтын юбилейлары белән тәбрикләделәр

Сарман авылында гомер итүче Рәшит Сәфәргали улы һәм Венера Хөснулла кызы Латыйповларның 29 апрельдә гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.

- Февраль аенда танышкан идек, өч ай дигәндә, язылыштык та. Туйны бераз соңрак ясадык. Мин килен булып төшүгә, каенәнкәй токмачлык ике җәем әзерләп куйган иде. Киленне сыныйк әле, дип, миңа кистерделәр. Мин сынатмадым. Бигрәк тә каенәткәй ошатты эшемне, - диде Венера апа, килен булып төшкән көннәрен искә алып. 
Бүген район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү залында матур гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Алтын юбилярларны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре һәм чәчәкләр тапшырды. Латыйповларга туганнары да тигез тормыш, ныклы сәламәтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев