САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

“Искра”ның алдынгы сыер савучысына 90 яшь тулды

Урта Кәшер авылында яшәүче Мөхәммәдиева Гөлсинә Зиннур кызына бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, аның урынбасары Ләйсәнә Баһманова, авыл ветераннар советы рәисе Зинаида Якупова, кызлары, оныклары да юбилярга сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, кадер-хөрмәт теләделәр.
Заманында «Искра» колхозының алдынгы сыер савучысы булган Гөлсинә апа бүгенге көндә дә сынатмый. Үз аягында йөри, зиһене яхшы. Кызлары-кияүләре кайтып торалар, күрше-күлән белән дус-тату яши.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев