Гүзәл апа 90 яшен бәйрәм итә
Сарманда гомер итүче Сафарова Гүзәл Гарип кызына бүген 90 яшь тулды.
Олуг юбилее белән хезмәт ветеранын район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Котлау хатын hәм истәлек бүләге, чәчәк бәйләме тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, балалары, оныклары, туганнары да юбилярга ныклы саулык, кадер-хөрмәт теләделәр. Апасының кызы Фәридә апа аккошлар пешереп алып килгән иде, тормыш диңгезендә киләчәктә дә бәрәкәтле гомер итәргә, 95-100 яшькә җитәргә язсын, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев