САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гәрәевларны район җитәкчелеге тәбрикләде

Озак еллар Зур Нөркәй авылында гомер итеп, бүгенге көндә Сарманда яшәүче Тәзбир Мөлих улы белән Фәүзия Дастигер кызы Гәрәевларны да бүген район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү залында узган чарада хөрмәтләделәр.

Алтын юбилярларны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре һәм чәчәк бәйләме тапшырды. 
Гаилә башлыгы Тәзбир Мөлих улы шактый еллар җитәкче урыннарда хезмәт куя, соңгы елларда җирлек башлыгы вазифаларын башкара. Ә тормыш иптәше Фәүзия ханым 40 елдан артык хезмәт юлын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Тигез, үрнәк гаилә булып яшәүләре белән алар бик бәхетлеләр. Юбилярлар кызларыннан, кияү һәм оныклардан да матур теләкләр һәм гүзәл гөлләмәләр кабул итеп алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев