САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Галия апаның юбилеен Коръән ашы итеп үткәрделәр

Кәүҗияк авылында гомер итүче Сәетханова Галия Галимҗан кызына бүген 90 яшь тулды.

66 ел бергә пар канатлар булып яшәгән Раиф абый моннан ике ел элек тугызынчы дистәсен тутырды. Гайнемөхәммәтовлар нәселе булган җирдә hәрвакыт я туй, я Сабан туе оештырыла. Бу юлы да шулай булды. Галия апаның юбилеен Сарманда улы Гомәр белән килене Сәрия хезмәте белән әзерләнгән мул ризыклы табын артында туганнары белән бергәләп үткәрделәр. Иң элек хөрмәтле ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме hәм истәлек бүләге тапшырды. Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов, авыл ветераннар советы рәисе Фәүзимә Шакирова, күршеләре Илнур hәм Фәйрүзә Салиховлар, балалары, онык-оныкчыклары, туганнары да иң җылы тәбрик сүзләре җиткерделәр. Авылның имамы Фәнис хәзрәт Кәрәмов белән аның ярдәмчесе Мөдир Юнысов бик тирән эчтәлекле вәгазьләр укып, изге догаларын ирештерделәр. 
-Барыгызга да сәламәтлек, исәнлек, ил-көннәргә тынычлык телим, мине хөрмәтләгән кебек, үзегез дә хөрмәт күрегез, - диде юбиляр Галия апа hәм килене Сәрияне, оныкларын киләчәк туган көннәре белән тәбрикләп, рәхмәт сүзләрен әйтеп, алдан әзерләп килгән бүләкләрен тапшырды.
Игътибарлы, җор телле, тапкыр сүзле булуы белән ул hәркемне сокландырды. Соңыннан Флер, Әнүр Гайнемөхәммәтовлар тальянда уйнадылар, иң матур җырларын бүләк иттеләр, аларга башка кунаклар да кушылды. Галия апаның юбилее бик истәлекле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев