САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гаилә учагы капсуласы бүген Әлмәт шәһәренә китте

Мәгълүм ки, агымдагы елның 14 маенда районга Бөтенрәсәй акциясе кысаларында республика буйлап күчеп йөрүче символик учак килеп җиткән иде.

Аны Минзәлә шәһәреннән районыбызның үрнәк гаиләләренең берсе – Яңа Әхмәт авылында яшәүче Марат һәм Раушания Вәлиевлар алып кайттылар. Бүген әлеге шәмдәлне кабул итеп алырга районга әлмәтлеләр килделәр. 
Кунакларны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова сәламләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән җылы теләкләрен җиткерде. Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова да Гаилә елы, матур очрашу уңаеннан тәбрикләде. 
Әлмәт районы Новоникольск авылында яшәүче Флер һәм Фәридә Хәмидуллиннарга учакны районның матур гаиләләренең берсе булган Нәркиз һәм Лилия Мөхәммәтовлар тапшырдылар. Уллары Нурзил белән Нәзил истәлекле тантана уңаеннан, иң матур җырларын да бүләк иттеләр. 
- Гаилә – иң кыйммәтле хәзинә. Минем өчен гаиләм – өметем, киләчәгем, җылылык учагым. Илләребез имин, гаиләләребез ныклы булсын, балаларыбызның кылган гамәлләре безне сөендереп, шатландырып торсын. Барлык гаиләләргә дә бәхет телим, - диде Фәридә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев