САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фоат абый озак яшәү серен чиште

Зур Нөркәй авылында гомер итүче Минһаҗев Фоат Минһаҗ улына бүген 95 яшь тулды.

 Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары, оныклары да Фоат абыйга сихәт гомер, бәрәкәтле тормыш теләделәр.
- Барысы да – Аллаһ Тәгалә кулында, Ул хәл итә. Дөньялар тыныч булсын, исән-сау булыйк, - диде һәр туган таңны изге дога белән каршы алган ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев