Фәрит Хөснуллин Сарман районы хатын-кызларын 8 Март белән котлады
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин районыбызның барлык гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Хөрмәтле хатын-кызлар, районыбызның гүзәл затлары!
Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм.
Кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә матурлык, ягымлылык, мәхәббәт, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Табигать уянган язгы матур көннәрдә иң яхшы үзгәрешләргә өметләр, яңа планнар туа.
Районыбыз үсеше өчен төрле өлкәләрдә куйган хезмәтегез, районыбызның җәмәгать тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Өлкән буын вәкилләренә, хезмәт, тыл ветераннарына, күп балалы аналарга һәм ятимнәргә ана назы биргән олы җанлы ханымнарга, лачын йөрәкле уллар үстергән әниләргә, бүгенге көндә, Илебез иминлеген яклап, яуга кергән батырлар өчен үзләре теккән, бәйләгән, җыйган әйберләргә йөрәк җылысын кушып ярдәм күрсәткән барлык хатын-кызларга чиксез хөрмәт сүзләремне җиткерәм.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Яңа язлар Сезнең тормышыгызга яктылык, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет, эшегездә уңышлар алып килсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим. Тормышыгыз бәрәкәтле булсын, бу матур язлар белән ил-көннәребезгә тынычлык килсен.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев