Чурашта яшәүче Рәис абый гомер бәйрәмен билгеләп үтә
.
Чураш авылында яшәүче Йосыпов Рәис Миннеәхмәт улы бүген 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны олуг юбилее белән Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева тәбрикләде, истәлек бүләкләре тапшырды. Рәис абыйны балалары, оныклары, туганнары да тәбрикләделәр, Наилә апа белән тигез тормыш, сәламәтлек теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев