САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан район башлыгының мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
9 Май – һәммәбез өчен дә иң кадерле көн, шатлык һәм кайгы яшьләрен, җан әрнүе һәм горурлык хисләрен берләштергән бәйрәм. Җиңү Көне – совет халкының фронтта һәм тылда тиңдәшсез батырлыгы, фидакарь хезмәте, дошманга каршы аяусыз көрәше шаһиты.
Илебез бәйсезлеген саклап калган геройларның үлемсез исеме – һәркемнең йөрәгендә. Без, бүгенге буын, туган илебезне генә түгел, ә бар дөньяны фашизмнан азат иткән, Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен корбан кылган батырларның якты истәлеге алдында баш иябез.
Бөек Ватан сугышында җиңү – ул милли горурлык, хәрби дан һәм илебез халкының бердәмлеге символы. Үсеп килүче буын һәм Ватанны саклаучылар сафында хезмәт итүче яшьләр өчен ныклык һәм каһарманлык үрнәге булып торучы ветераннарның һәммәсе алдында без чиксез бурычлы.
Бүгенге көндә илебез зур сынаулар кичерә. Ата–бабаларыбыз кебек, бу авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, дип ышанабыз. Үзләренең хәрби бурычын намус белән үтәүче, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә исән–сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.
Кадерле ветераннар – Илексаздан Шәрипҗан ага Әхмәтҗанов, Куҗактан Габделәхәт ага Исмәгыйлов, тыл хезмәтчәннәре, батырларның якты истәлеген йөрәкләрендә саклаган тол әниләр һәм апалар, балачакларын явыз дошман урлаган сугыш чоры балалары! Ил өчен барган аяусыз көрәштә күрсәткән батырлыкларыгыз, ихтыяр көчегез, рух ныклыгыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз һәм бүгенге матур тормышыбыз өчен сезгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
Хөрмәтле райондашлар!
Бөек Җиңү көне уңаеннан һәммәгезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге телим. Тормышларыбыз имин, күкләребез аяз, көннәребез якты булсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев