САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әнисә апага - 90 яшь, диләр

Җәлил поселогында яшәүче Гарипова Әнисә Фатхел кызына 90 яшь тулды.

Әлеге яшьне ветеранга һич тә биреп булмый әле. Аның күңеле дә, йөзе дә олыгаймаган. Юбилярны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, посёлок Советы эшләре белән идарә итүче Гөлнара Гарифуллина, якыннары да җылы котлау сүзләре ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев