Альбина Сабирова: «Узып баручы ел коллективыбыз өчен зур сөенечләр елы булды»
Үзәк бинасында капиталь төзекләндерелү үткәрелеп, август башында без өй туе үткәрдек. Тантанага республика, район җитәкчеләре, күрше-тирә районнарның баш мөхәррирләре килделәр, “Сарман” газетасын яратып укучы абунәчеләребез җыелдылар. Безнең шатлыкны уртаклашкан һәркемгә хөрмәтебез зур һәм эчкерсез рәхмәтле без.
- Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “ТАТМЕДИА” җәмгыяте филиалларына “Лада-Веста” автомобильләре ачкычлары тапшырды. Тантана Noble Millennium Panorama отеле каршындагы мәйданчыкта үткәрелде. Яңа машинага ия булган 49 филиал арасында Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге дә бар. “Яңа ел белән тәбрикләп, яңа машиналы булуыгыз белән дә котлыйм. Сезнең мәгълүмат республика җитәкчелеге, идарә итү карарлары кабул иткәндә, бик мөһим. Халык кәефен белеп тору да кирәк безгә. Уртак хезмәтебез өчен рәхмәт әйтәм. Республика уңышы күп нәрсәләргә нигезләнгән. Медиа, гомумән, пресса роле бик әһәмиятле. Исән-имин йөрегез, машиналарыгызны, иң беренче чиратта, үзегезне саклагыз. Хәерле сәгатьтә!” – диде Рөстәм Нургали улы, журналистларны тәбрикләп.
Яшен тизлегедәй үзгәрүчән, мобильлек, оператив эш йөртү, заман белән бергә хәрәкәт итүне таләп иткән катлаулы заманда яшибез, әмма төшенкелеккә бирелмибез. Массакүләм-мәгълүмат чараларының әһәмиятлелеге елдан-ел арта, кәгазь басмаларны укучыларыбыз да аз түгел. Хезмәтебезне бәяләп торулары да безне яңа җиңүләргә, нәтиҗәле эшләргә рухландыра. Без Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәтебезгә, район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, “Татмедиа” Республика Агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка, “ТАТМЕДИА” җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыковка рәхмәтлебез.
Бусагада – Яңа ел. Ул гаиләләребезгә – тынычлык, иминлек, татулык; йортларыбызга бәрәкәт, хәерле мал-мөлкәт алып килсен; күңелләребезгә, эш-гамәлләребезгә – изгелек, игелек, миһербанлык орлыклары салсын, сау-сәламәт һәм бәхетле булыйк! Яңа елда да күрешеп, аралашып, ярдәмләшеп яшик, хөрмәтле дуслар, кадерле газета укучылар!
Альбина Сабирова, “Сарман мәгълүмат мөхәррият үзәге” җитәкчесе-баш мөхәррир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев