САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурсы и акции

Сармановцы отправляют заявки на конкурс "Подарки от друзей"

На конкурс "Подарки от друзей", посвященному 90-летнему юбилею Сармановской центральной библиотеки, стали поступать заявки. Пока на татарском языке. Туган көнең белән КИТАПХАНӘ! Зәңгәр таулар артында Бардыр бер авыл - САРМАН диләр, Эшчән, батыр,җырчы халкы белән, Һәр көн дан тоткан диләр. Шул авылның уртасында Балкып тора бер сарай Китап-сарай ,китапханә ул....

На конкурс "Подарки от друзей", посвященному 90-летнему юбилею Сармановской центральной библиотеки, стали поступать заявки. Пока на татарском языке.

Туган көнең белән КИТАПХАНӘ!

Зәңгәр таулар артында

Бардыр бер авыл - САРМАН диләр,

Эшчән, батыр,җырчы халкы белән,

Һәр көн дан тоткан диләр.

Шул авылның уртасында

Балкып тора бер сарай

Китап-сарай ,китапханә ул.

Һәр кешенең күңеленә

Нур сибүче ,гыйлем бирүче ул.

Белем йорты син - китапханә,

Телсез мөгаллим син - китапханә,

Туган көнең матур булсын ,

Якты ,данлы булсын һәр көнең!

Китап һәм китапханә.

Шул ике сүз - бербөтен.

Олысына,кечесенә ярдәмче,киңәшче син.

Китапханә ишекләрен ачып

Гыйлем сараена керәсез сез,

Шул сарайның нурларыннан

Белем өстәп чыгасыз сез.

Китапханәче! - горур исем,

Шул исемне лаек йөртәсез,

Сезгә килсәң, киңәш сорап

Кайгыларны йотып аласыз.

Киңәш,төпле фикер биреп

Хәерле юл теләп каласыз.

Сез бит шундый ягымлы һәм чыдам,

Нур балкысын Сезнең йөзләрдән!

Йөзләрегез көлеп торсын ,

Юлларыгызга гөлләр сибелсен,

Шул гөлләрнең якты нурыннан

Балкып торсын хезмәт юлыгыз.

Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә,

Күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә,

Сәламәтлек дәрьясында коенып,

Озын-озак еллар яшәгез Сез.

Матур теләкләр булсын сезгә бүләк.

Матур сүзләр булсын терәк.

Китапханәчеләр Сезгә зур рәхмәт!

Зур уңышлар белән каршылагы һәр аткан таңны,

Яшәгез Сез, ямьләндереп Сарманны.

Дан сезгә, хөрмәтле китапханәчеләр!

Яшә син, Китапханә!

Библиотека и была, и будет
Священный храм живых печатных слов,
В ее жрецах ходил и юный Бунин,
И целых тридцать лет - мудрец Крылов.
(Б. Черкасов)

Ничә буынны белемле иткән,

Матур телле иткәнсең.

Укучыларыңны сөендереп,

Зур юлны син үткәнсең!

Шул уңайдан котлыймын,

Юбилеең белән, Китапханә!

Һәрвакытта сөендереп безне,

Күп еллар шулай яшә!

Кайсы китап кирәк булса,

Сиңа бит без киләбез.

Җанга рәхәт, җылы караш,

Алып синнән китәбез.

Кечкенәдән юлың таптыйм,

Әкиятләр укып үстек.

Китап белән аерылмыйча,

Матур юлларны үттек.

Шул вакыттан калган бер уй:

Төнлә белән ничек икән?!

Китапханәдә төннәрен,

Кол Галиләр йөрми микән?...

Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрәләр,

Мәхәббәт аңлашалар.

Ә бу якта рус әдәбиятыннан,

Бүтәннәр кайнашалар...

Бардыр-бардыр, чөнки синдә

Килеп керүгә үзгә.

Ниндидер тынлык, рәхәтлек,

Җылылык бәрелә йөзгә.

Реклама

Һәрвакытта тәртип синдә,

Тезелеп тора китаплар.

Борынгымы ул, фәнниме,

Менә яңа романнар...

Яңа китап килде исә,

Чиратка да салына.

Авыз ачып торсаң шундук,

Чират су буе була.

Менә көтәсең аннан,

Китапның бушаганын.

Халыкның укып бетереп,

Бүтәнгә тотынганын...

Һәр киштәңдә тормыш кайный,

Әй серле син, китап йорты!

Укыса иде һәрбер кеше,

Булмаса да китап корты.

Тарихыңны да беләсең,

Тормышка өйрәнәсең,

Рәхмәт сиңа, Китапханә,

Син безгә бик кирәксең!

Укытучыга үз эшендә,

Китап еш кирәк була.

Китапханәгә бармыйча,

Кайлардан табып була?!

Сарман китапханәсенә,

Йөгерә-йөгерә чабамын.

Интернет интернет инде ул,

Китапханә булалмый!

Китапханәдәге кебек,

"Бар ул бездә!"- димиләр,

Йөгереп кенә китапны,

Эзләп табып бирмиләр...

Рәхмәт инде, анда эшләүче,

Ягымлы апаларга.

Изгелегегез әйләнеп кайтсын,

Мең-мең рәхмәт аларга!

Тагын бер кат, Китапханә,

Олы юбилеең белән!

Безне шатландырып яшә,

Бергә булыйк синең белән!

Назмутдинова Чулпан Мунировна, 1988; с. Сарманово, ул. Яруллина 8; преподаватель в ГАОУ СПО «Сармановский аграрный колледж», тел.:8 963 124 56 82.

Район үзәк китапханәсенең 90 еллыгына

Район китапханәсенә

Туксан диләр - ышанмыйм.

Шул гомерләр белем чәчеп

Мактанмыйлар , илаһим.

"Китап - белем чишмәсе" дип

Тукай белми әйтмәгән.

Безгә васыять ул ,

Юк - бар эшләп йөрмәгән.

Китаптан башка ториышны

Күз алдыма китермим.

Китапханәче кызларга

Бары изгелек телим.

Бәйрәмегез котлы булсын , кызлар ,

Китап сөючеләр дә артсын.

Сәламәтлек юлдаш булсын Сезгә,

Игелегез үзегезгә кайтсын.

Туксан да булсын , йөз дә булсын ,

Үзегез исән - сау булыгыз.

Сезнең нурлы йөзләрегез

Һәрвакыт балкып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X