САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурсы и акции

Районда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы дәвам итә

Районда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы дәвам итә. http://sarman-rt.ru/component/k2/item/14513.html Ул 21 августта старт алды . Аның максаты балалар катнашында юл һәлакәтләре очракларын кисәтү. Профилактик айлык барышында ЮХИДИ инспекторлары белем бирү оешмаларында балалар белән очрашулар, тематик бәйгеләр үткәрә. 4 сентябрьдә Иске Әлмәт мәктәбендэ «Имин юллар әлифбасы» дигән тематик чара үтте. Сарман районы буенча...

Районда «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы дәвам итә. http://sarman-rt.ru/component/k2/item/14513.html

Ул 21 августта старт алды . Аның максаты балалар катнашында юл һәлакәтләре очракларын кисәтү. Профилактик айлык барышында ЮХИДИ инспекторлары белем бирү оешмаларында балалар белән очрашулар, тематик бәйгеләр үткәрә.

4 сентябрьдә Иске Әлмәт мәктәбендэ «Имин юллар әлифбасы» дигән тематик чара үтте. Сарман районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ситдикова Алсу балалар белән әңгәмә үткәрде, сораулар бирде. Балалар узләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар. Быел беренче класска укырга керүче 7 укучыга яктырткыч элементлар һәм юл иминлеге турында китаплар тапшырылды.

ЮХИДИ инспекторы Хөснетдинов Айрат Зур Нөркәй, Азалак балалар бакчаларында һәм Азалак мәктәбендә балалар белән очрашып юллардагы куркынычсызлык турында әңгәмә үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев