«Габдуллаҗанның башын гына таба алдык. Аның канлы башын күкрәгемә кысып, үкерә-үкерә еладым»
Актаныш районының Тәкмәк авылыннан сугышка алынган Габсаттарның язмышы шулай ук бөтенләй көтелмәгән, гадәттән тыш шартларга туры килгән үлем белән тәмамланган.
Бу турыда аның әнисе Сорур апага улының фронтташ иптәше, Балтач районының Түбән Кенә авылы егете Габдуллаҗан Гыйззәтуллин язып җибәргән. Фронттан килгән тетрәндергеч хәбәрнең анага ничек тәэсир иткәнлеген күз алдыбызга китерик. Мондый үзәк өзгеч фаҗигане бары барсына да түзә торган ана йөрәге генә күтәрә ала торгандыр. Шул хаттан өзек китерәбез.
13 август, 1944 ел.
«Хөрмәтле Сорур апа! Синең газиз улың Габдуллаҗан минем белән бер частьтан иде. Мин үзем командирларны туйдырып торам. Татарлардан миннән кала улыгыз берүзе генә булгач, мин аңар ипи, ит-май, боткалар биреп ашата идем. Башта дивизиядә биш татар булса да, өчесе үлгәч, без аның белән икәү генә торып калдык. Андый-мондый булсам, әнигә хат язарсың дип, ул миңа үзенең адресын бирде. Менә инде шул адрес буенча, бик авыр булса да, сезгә кайгылы хәбәр белдерергә туры килә.
10 нчы август көнне, Сорур апа, синең газиз улың иртәнге сәгать 6 да вафат булды. Алар бер рус солдаты белән икесе окопта күзәтче-дозор булып утыралар иде. Өсләренә снаряд төшеп ярылды.
Габдуллаҗанның башын гына таба алдык. Аның канлы башын күкрәгемә кысып, үкерә-үкерә еладым. Аннары тирән чокыр казып күмдем.
Сиңа бу хәбәрне ишетү, беләм, бик авыр булачак инде, Сорур апа. Никадәр генә авыр булса да, түзәргә тырыш, бик елап үзеңне бетермә. Бер сиңа, аерым гаиләгә генә түгел, ә бөтен ил өстенә килде бит зур кайгы».
Актаныш районының Зур Бирәзә авылында туып үскән Сәлах Хәсәнов та сугышның беренче көннәреннән үк фронтка җибәрелә. Үзенең хәләл җефете Гөлбаһарга ул сагыш һәм мәхәббәт белән тулы хатлар яза, шулай ук үзе турында да хәбәр итә. Язганнарыннан аның гаҗәеп эмоциональ кеше булганлыгы, хатыныннан аерылып, ут эчендә йөрүне бик авыр кичергәнлеге беленеп тора. Шулай ук исән калмаячагын алдан ук бөтен күңеле белән сизенүе дә игътибарны җәлеп итә. Нәкъ менә ифрат хисле булганга күрә дә, иртәгә сугышка керәсе дигән көнне ул, таң тишегеннән торып, соңгы хатын яза һәм хәтта хис-тойгыларны үзенчә, ягъни үзе булдыра алганча, шигырьгә сала. Аның уяныр алдыннан гына күргән төше һәм аны үлемгә юраганы соңыннан, чыннан да, юш килә. Менә Сәлахның шул хакта сөйләүче үзәк өзгеч хатлары.
7 июль, 1941 ел.
«Сәлам язам, иркәм, сиңа ерак илләрдән,
дары төтене баскан җирләрдән.
Шулай итеп, җаным Баһар, дөньялар бозылды да китте, һәр минут саен сугышка керү хәбәрен көтеп торабыз. Сугыш башланганнан бирле өстәл янына утырып ашаганыбыз, ике-өч сәгать тынычлап йоклаганыбыз юк.
Сугыш өчен бөтен кирәк-яракларны алдык. Башка кигән тимер эшләпә башны түбәнгә баса да тора, җаным. Каенсар егете Зарипов һәм башка танышларым икенче частька күчтеләр. Ротада районнан берүзем генә калдым инде. Танк пулеметчысы итеп билгеләделәр, пехотада да пулеметчы була аласың, диделәр. Танклар безнең пушкаларны да тартып йөри. Башта үзебез өстери идек.
Их, моңлы итеп бер җырлыйсы килә. Кайбер чакта күзгә яшьләр килә. Кайтып туган илләремдә яшәрмен дип әйтеп тә булмыйдыр инде, җаным. Әниләр янына барып, хәлләрен белешеп тор, туганнар белән дә бәйләнештә тор, яме?!
Гөлбаһар иркәм, минем төсем, истәлегем итеп «Яңа карурман» җырын җырла. Җае чыкканда, сезне искә төшереп, мин эчтән генә гел шул җырны көйләргә тырышам.
Дошман бик көчле, җаным. Җиде көн эчендә безнең яктан 15 мең солдат үлгән, диделәр. Киләсе атнада булачак корбаннар эчендә минем булуым да бик мөмкин. Безнең совет халкы җиңәргә тиешле, ләкин явыз дошманны бездән соңгылар җиңәрләр».
21 июль, 1941 ел.
«Сөйкемлеләрдән сөйкемле, кадерлеләрдән кадерле Гөлбаһар! Сиңа бәлки бу актык сәламем һәм соңгы хатым булыр. Бу соңгы сәламемне гомерең буена сакларсың дип өметләнәм. Иртәгә без сугышның иң куәтле урынына китәргә тиеш. Кулымда – көчле пулемет, күңелемдә – син. Әгәр мин туган җиремә исән хәлдә әйләнеп кайта алмасам, киноларда пулемет күрсәң, сине өзелеп сөйгән, ләкин гомере вакытсыз өзелгән Сәлахыңны искә төшерерсең.
Әйе, син инде миннән калырсың, иркәм, бүген төнлә бик начар төш күрдем. Өстемдә кара кием, башымда кара түбәтәй икән. Янымда иптәшләрем дә бар. Үзем бертуктаусыз көләм дә җылыйм икән. Күңелем сизенә: син бу хатны алганда, минем исән булуым бик икеле, чөнки без иртәгә бик каты сугыш барган урынга чыгып китәбез. Бөтен кирәк әйберләрне вагоннарга төядек инде. Ичмасам, кызым да исән калмады. Син аны минем төсем итеп тәрбияләгән булыр идең.
Кадерле Гөлбаһарым! Бүген иртәнге сәгать Зтә тордым да синнән килгән хатларны укып чыктым. Аннары шушы хатны яздым.
Эчемдәгеләрне һәм элек тә уйлап йөргәннәрне шигырь итеп тә язарга булдым. Мин шагыйрь түгел бит, килешмәгән урыннары булса да, харап та әйбәт булган дип укы, иркәм, яме?!
Сагынам сине, иркәм, өзелеп сагынам,
Аңлатырга сүзләр табалмыйм,
Хатларыңа каршы хатлар язып,
Сәламәтлек теләп каламын.
Баһар, иркәм, өзелеп сагынам сине,
Нурлы йөзең кайчан күрермен?
Әгәр бик тиз генә кайталмасам,
Аена, елына ничек түзермен?
Бер дә китми, иркәм, күз алдымнан
Узгандагы матур көннәрем.
Җылы куйның, җәйгән йомшак урның,
Чәчәк атып торган гөлләрең.
Бик сагынам, иркәм, туган-үскән җирне,
Сагынам сине, нечкә билемне.
Яннарыңа атлыгып кайтыр идем,
Җиңеп булса явыз үлемне.
Сине уйлап, ут эченә керәм,
Сөюем саклар мине әҗәлдән.
Исәнлегем, хәлләремне сора
Безнең яктан искән җилләрдән.
Мин ышанам сиңа, назлы иркәм,
Син көтәрсең мине үлгәнче,
Кайталмасам, онытма, исеңә ал,
Сөйде дип мине гүргә кергәнче.
Фронттан, сугыш барган яктан җәрәхәтләнеп, ранен булып кайтучыларның исәбе-хисабы юк, шундый күп. Әгәр мин дә ранен булып кайтсам, кабул итәрсең бит, җаным? Ләкин, нигәдер, исән калуыма күңелем ышанып бетми. Бу минем актык хатым булмагае. Хуш, бәхил бул, минем сөеклем.
Хат язучы Сәлахың».
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев