Зиннур абыйның Мәскәүгә тагын барырга исәбе бар
Кәүҗияк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Газизов Зиннур Миргалим улына күптән түгел 93 яшь тулды.
Ул Җиңү язын Мәскәүдә каршылаган – почетлы каравылда торуга лаек булган шәхес. Тыныч тормышта да 14 тапкыр Кызыл Мәйданда булган ул. Әмма ветеранның зур хыялы бар - Җиңү парадында катнашырга тели.
1944 елда Ростов өлкәсе Новочеркасск шәһәрендә хезмәт башлаган егетне 3 айдан Мәскәү шәһәренә җибәрәләр. Анда эчке гаскәрләрдә хезмәт итә ул. Бөек Җиңүдән соң солдат Балтик буе илләренә китә. Каунас, Шаулай шәһәрләрендә була. Бик мөһим сәяси чараларда - Югары Советка сайлауларны оештыруда ярдәм төркемендә катнаша. Хәрбиләрнең бурычы сайлауларны өзәргә тырышкан бандаларга каршы көрәшү була. Яшь солдатка иптәш Калининны җирләү, хушлашу тантанасының шаһиты булырга да туры килә. 3 айдан соң янә үз частенә әйләнеп кайта Зиннур абый. Шул елларның кайгылы мизгелләрен тарихка кертеп калдырган фоторәсемнәрне әле күптән түгел оныгы Нияз белән интернеттан эзләп табалар. 1952 елда гына демобилизацияләнә. Шуннан картада да булмаган шәһәрчеккә уран шахтасына эшкә китә. Анда дүрт ел эшләгәннән соң, тагын дүрт еллап Ерак Көнчыгышта металлургия заводында хезмәт куя. Нинди генә авырлыклар кичерми ул. Ачлыкның ни икәнен, ипидән башка торуның ни дәрәҗәдә үзәкөзгеч булуын армия хезмәтенә кадәр кычыткан, кәҗә сакалыннан башка ризык күрмәгән егет үзе генә белә. Әмма ул бервакытта да зарланырга яратмый. Тыныч тормышта эшләүне ул бүләк итеп кабул итә. Гомере буе колхозда мич ягып, сыер саву агрегатларын көйләүче булып эшли. Бүгенге көндә дә аның рух ныклыгына, зирәк акылына таң калырлык.
Ветеран бүгенге көндә улы Әнәс, килене Ләйсән тәрбиясендә яши. Кызлары, кияү-оныклары, оныкчыклары да еш кайтып, хәлен белешеп торалар.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев